Аллаһ сакласын! Яшүсмер көрәшченең хәле авыр
Яшүсмер үзәк район дәваханәсе реанимациясендә ята.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Яшүсмер үзәк район дәваханәсе реанимациясендә ята.
Башкортстанда 13 яшьлек үсмер белән ярыш вакытында бәхетсезлек булган иде.
Исегезгә төшерәбез, бәхетсезлек очрагы 30 гыйнвар көнне Бакалы районының спорт мәктәбендә булган иде. Көрәш вакытында яшь спортчы аркасына егыла. Шуннан соң ул үзен начар хис итә һәм аңын югалта.
“Хәзерге вакытта үсмернең хәле авыр дип бәяләнә. Ул Бакалы үзәк район дәваханәсе реанимациясендә. Аның өчен кирәкле барлык чаралар күрелә. Дәвалау барышын Республика балалар клиник дәваханәсе табиблары консультацияли. Кичектергесез балалар хирургиясе һәм травматология фәнни-тикшеренү институты (Мәскәү) белән телефон аша консультация булды", - дип белдергән Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат секретаре Софья Алешина.
Бу факт буенча полиция органнары “Саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү” мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан, прокуратура һәм төбәкнең Тикшерү идарәсе ярышларны оештыруны тикшерә.
Чыганак: Кызыл таң
Фото: Башинформ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар