Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Айрат Рәхматуллин үзенең телеграмм каналында ун айлык балага уникаль операция ясалуы хакында хәбәр иткән.
Баксаң, сабый алты бармаклы булып дөньяга килгән икән. Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсе табиблары кул чугы генетик тайпылышлы үскән сабыйга операция ясаган.
Медицинада бу сирәк очрый торган күренеш. 2000 яңа туган сабыйга шундый бер очрак туры килә икән. Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, ел саен Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсе хезмәткәрләре шундый төр 12-15 операция үткәрәләр.
«Инде соңрак, анамнезны өйрәнгән вакытта, йөклелекнең 22нчы атнасында үткәрелгән тикшерү вакытында яралгыда шундый төр тайпылыш барлыгы ачыкланган. Бала туып ике ай тулгач, аңа рентген ясалган, диагноз расланган. Сабыйга бер яшь булгач, аңа оператив дәвалану тәкъдим ителгән», – дип язган төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.
Операцияне бала җиңел кичергән. Төп бармакның функциясе бозылмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар