Алты яшьлек бала боз астына төшеп киткән!
21 ноябрьдә Рязань өлкәсенең Кадомск районында урнашкан Новосёлка авылында җирле буада алты яшьлек бала батып үлгән. Бу хакта төбәк тикшерү комитеты сайтында хәбәр ителә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
21 ноябрьдә Рязань өлкәсенең Кадомск районында урнашкан Новосёлка авылында җирле буада алты яшьлек бала батып үлгән. Бу хакта төбәк тикшерү комитеты сайтында хәбәр ителә.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 6 һәм 9 яшьлек ике малай берүзләре генә буа янына килә. Алты яшьлеге әле ныклап туңарга да өлгермәгән боз өстенә чыга. Бер мизгел эчендә бала боз астына төшеп китә.
Тикшерүчеләр фаҗига урынын инде караганнар, кирәкле экспертизалар билгеләнгән, килеп чыккан хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән башка процессуаль гамәлләр уздырыла.
Калынлыгы 10-12 сантиметрдан да ким булмаган боз гына кеше өчен хәвефсез дип санала. Авырлык аркасында боз өстендә ярыклар барлыкка килә, алар шыгырдавык тавыш чыгара. Бу очракта атлап яки йөгереп түгел, ә шуа-шуа куркыныч урыннан китәргә кирәк. Хәвеф зур икән, иң яхшысы – бозга ятарга һәм артка табан шуышырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Бурычың 30 мең сумнан артса, чит илгә чыгу чикләнә
-
#Язмыш
Венера һәм Тәлгат Кәримовлар гаиләсе: 50 елдан артык гаиләне саклауның сере нидә?
-
#Кыскача яңалыклар
Самосыровода этләре хатын-кызга ташланган промбаза башлыгы суд каршына басачак
-
#Кыскача яңалыклар
Дәүләт Думасында оныклар тәрбияләгән өчен пенсия баллары исәпләргә тәкъдим иткәннәр
-
#Кыскача яңалыклар
Башка җиргә күченү пенсия күләменә йогынты ясаячакмы?
Комментарийлар