Аналарга – өстәмә ял
Татарстанда аналарга өстәмә ял бирергә тәкъдим иттеләр. Татарстан Министрлар Кабинеты 1991 елда ТАССР Министрлар Советы карарына үзгәрешләр кертте. Бу хакта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил порталында хәбәр ителә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстанда аналарга өстәмә ял бирергә тәкъдим иттеләр. Татарстан Министрлар Кабинеты 1991 елда ТАССР Министрлар Советы карарына үзгәрешләр кертте. Бу хакта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил порталында хәбәр ителә.
Әлеге документта аналарга һәм балаларга өстәмә ярдәм итү турында әйтелә. Яңа үзгәрешләр буенча, эшләүче аналарга ай саен өстәмә ял көне бирелергә мөмкин.
Документта бишенче пункт үзгәртелүе турында билгеләп үтелә. Яңа үзгәрешләр 16 яшькәчә балалары булган хезмәткәрләргә игътибар бирергә тәкъдим итә. «Эш белән тәэмин итүчеләргә 16 яшькәчә баласы булган аналарга атна саен ике сәгать ял яки аена бер ял көне бирергә, бу көнне эш бирүче хисабына өлешчә яки тулысынча түләргә тәкъдим ителә», – диелгән карарда.
Буш вакыт яки ял бирү тәртибе һәм шартлары норматив актлар яки оешманың коллектив килешүе буенча билгеләнә. Бу яңа үзгәрешләр тулы булмаган ставкада эшләүче яки ялда булучыларга кагылмый.
фото: otv-media.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар