Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19 вирусын йоктыруның 26 яңа очрагы ачыкланган.
Аларның 2се – читтән ияреп кайткан, 24е – элемтә аша ияргән очраклар. 5 кеше хастаханәгә озатылган, 21е – өйдә дәвалана.
Авыручылар яшьләре буенча түбәндәгечә бүленә:
18 яшькә кадәр – 0
18дән 30га кадәр – 2
30дан 50гә кадәр – 12
50дән 60ка кадәр – 5
60тан 70кә кадәр – 3
70тән 80гә кадәр – 4
80нән 90га кадәр – 0
Яшәү урыннары буенча:
Казан – 16
Чаллы – 1
Апас – 2
Бөгелмә – 1
Буа – 1
Югары Ослан – 1
Лаеш – 1
Лениногорск – 1
Нурлат – 1
Сарман - 1
11 сентябрьгә Татарстанда коронавирус йоктыруның 6787 очрагы теркәлгән. 5602 кеше, шул исәптән узган тәүлектә 10 кеше дәваланган.
Комментарийлар