23 ноябрь көнне башкорт токымлы ике ат сугышчан постка басачак, дип яза «Кызыл таң» газетасы.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча «Башкортостан» мотоукчылар полкына атлар җибәрелгән. 100нче конвой белән алар өчен кышка кирәк-яраклар һәм сенаж китерелгән.
Черныш һәм Малыш алгы сызыкта булачак. Атларны балачактан ук бу акыллы хайваннар белән мөгамәлә итә белгән сугышчылар караячак. Атлар сугышка кермәячәк. Алар китерү авыр булган урыннарга азык-төзек илтәчәк.
СВОга тагын дүрт ат җибәрелергә тиеш.
Фото: "Башбатальон" телеграм-каналы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар