Казанның Миль урамындагы автосервиста янгын чыккан.
Янгын сүндерүчеләр бирегә ике минутта килеп җиткән. Шаһитлар сөйләвенчә, сервис эчендә күтәртеп куелган машинага ут капкан. Берничә мизгелдән соң, автосервисның түбәсе дә ишелгән.
Автосервис эчендә булган хезмәткәр чыгып өлгергән. Янгын тиз арада сүндерелгән.
0
Комментарийлар