Төнлә Чистай районының Изгар авылында янгын чыккан.
Биредә 4х6 метр мәйданлы агач йорт янган. Янгын мәйданы 24 кв.метрны тәшкил иткән.
Көлгә әйләнгән корылмаларны тикшергән вакытта янгын сүндерүчеләр ир-ат гәүдәсенә тап булган. Мәрхүмнең шәхесе һәм янгын сәбәпләре ачыклана.
0
Комментарийлар