Балалар бакчаларында бәйрәмнәргә әти-әниләр кертелерме?
Якынлашып килә торган 23 февраль, 8 март бәйрәмнәре тагын безсез узмасмы, дип борчыла әти-әниләр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Якынлашып килә торган 23 февраль, 8 март бәйрәмнәре тагын безсез узмасмы, дип борчыла әти-әниләр.
Россиядә генә түгел, Татарстанда да коронавирус йоктыру очраклары көннән-көн арта. Бүген, 9 февраль көнне 1,5 меңнән артык кешедә коронавирус ачыкланган.
Тиздән тагын бәйрәмнәр җитә. Балалар бакчаларында сабыйлар 23 февраль һәм 8 март уңаеннан кичәләр оештыра. Ковид таралу сәбәпле, “утренник”ларга әти-әниләр кертелерме дигән сораулар килә башлады.
Бу хакта коронавируска каршы оператив штаб уздырган туры эфир вакытында медицина фәннәре кандидаты, Роспотребнадзорның Татарстан буенча Идарәсенең эпидемиологик күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Лилия Юзлибаева җавап бирде.
“Балалар бакчаларында бәйрәмнәрне бер төркем эчендә генә үткәрү рөхсәт ителә. Әгәр дә анда өлкәннәр була икән, алар битлек кияргә һәм коронавируска каршы вакцина ясаткан булырга тиеш”, - дип аңлатты белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 1,7 мең гектарда урман торгызу эшләре башкарылган
-
#Җәмгыять
Сөю белән генә тук булмассың
-
#Киңәш сандыгы
Туңдырманы ничек дөрес сайларга?
-
#Кыскача яңалыклар
Новосибирск өлкәсе көрәш федерациясе президенты Илдар Юнысов вафат булган
-
#Киңәш сандыгы
Кыяр үстерүчеләр нинди 6 хата җибәрә?
Комментарийлар