Башкортстанда булган һәлакәттә өч кешенең гомере өзелгән.
Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Юл-транспорт һәлакәте М5 трассасында Туймазы районында килеп чыккан. 1335нче километрда “Деу Нексия” һәм “Скания” йөк машинасы бәрелешкән.
Җиңел машинадагы 23, 49 һәм 55 яшьләрдәге өч пассажир ир-ат һәлак булган. Ике машинаның да йөртүчеләре зыян күрмәгән.
Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар