Аларның өчесендә зыян күрүчеләр бар.
Соңгы тәүлектә Казанда 192 юл-транспорт һәлакәте булды, шуларның өчесендә зыян күрүчеләр бар. Бу хакта шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге хәбәр итте.
Моннан тыш, җиде исерек шофер һәм машина йөртү таныклыгы булмаган өч кеше тоткарланган. Полиция бүлегенә җинаять кылуда шикләнелгән биш граждан китерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
0
Комментарийлар