Беркетмә ашаучы шофер
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл халәкәте булган урынга килгәч, «Шевроле» машинасының йөртүчесе аек түгел икәнен абайлап алганнар, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИД Идарәсе матбугат үзәге.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл халәкәте булган урынга килгәч, «Шевроле» машинасының йөртүчесе аек түгел икәнен абайлап алганнар, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИД Идарәсе матбугат үзәге.
Исерек йөртүче медицина тикшерү узудан баш тарткан, мондый очракта кагыйдә буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре бу хакта беркетмә тутырырга тиешләр. «Медицина тикшерүе узудан баш тартты» дип язылган кәгазь нигезендә исә машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калырга, зур күләмдә штраф салынырга мөмкин. Кыскасы, эчкән шофер әлеге кәгазьне югалтыр өчен аны ашарга булган. Инспекторга ташланып, аннан кәгазьләрне тартып алып, беркетмәне авызына капкан. ЮХИДИ хезмәткәрләре документларны саклап кала алганнар. Хәзер «беркетмә ашаучы» шоферның эше судта хәл ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
Комментарийлар