Шәһри Казан

Бездә тагын бер “алтын”

Кичә узган су спорты буенча дөнья чемпионатында 3 метрлы трамплиннан сикерү ярышларында Россиянең суга сикерүчеләре Илья Захаров белән Евгений Кузнецов финалга узды.

Ярымфиналда Илья Захаров күрсәткечләре буенча өченче урынны яулады, ә Евгений Кузнецов дүртенче булды. Финал исә бүген - 19:30 сәгатьтә башлана.

Реклама

Ә менә синхрон йөзүнең ирекле программасында безнең спортчылар Александр Мальцев белән Дарина Валитова "алтын" яуладылар. Россия дуэтының чыгышын хөкемдарлар 91,7333 бал белән бәяләде. Икенче урынны америкалылар, өченчене италиялеләр бүлеште.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: