Бүген Татарстанда 250 мәйданда «Тотальный диктант» язачаклар.
Бөтендөнья акциясендә онлайн һәм оффлайн-форматларда катнашырга мөмкин. Казанда диктант язу өчен төп мәйданчык ТР халыклары дуслыгы йорты, Пушкин исемендәге мәдәни үзәк, КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты бинасы, «Адымнар» полилингваль комплексы, Универсиада авылы, 93 нче гимназия һәм «Мега» сәүдә үзәге булачак. Мәйданчыкларның тулы исемлеге белән сайтта танышырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар