16+

Билгеле актриса 53 яшендә әни булган

Өч ел элек актриса һәм җырчы Марина Федункив Италиядән Стефано Маджига кияүгә чыккан булган.

Өч ел элек актриса һәм җырчы Марина Федункив Италиядән Стефано Маджига кияүгә чыккан булган.

Ире үзеннән 13 яшькә яшьрәк. Б көннәрдә 53 яшьлек актриса беренче тапкыр әни булган – улы туган. KP.RU га эксклюзив интервьюсында белдергәнчә, ул үзен бик бәхетле хис итә. “Мин моңа бик җаваплы килдем. Яшь барган саен, әни булу авыррак. Йөклелек алдыннан бу мәсьәләне ныклап өйрәндем, төрле профессорлар белән киңәшләштек, чөнки баланы үзем табарга теләдем. Шуңа да организмны савыктыру белән шөгыльләндем: тәмәке тартуны ташладым, алкоголь кулланмадым. Стефано аның белән танышканчы ук күкәй күзәнәкләремне катырганымны белде. Мин моны кирәк була калса дип финанс мөмкинлеге барлыкка килү белән эшләдем. Без Стефано белән төрле вариантлар турында фикер алыштык – суррогат ана хезмәтен куллану, әгәр барып чыкмаса, уллыкка алу турында да. Әмма нәтиҗәдә табигый юл белән тудырдым", – дип сөйләгән ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading