Уфада яшәүче ир-ат лотереядә 2,6 миллион сумнан артык акча откан.
Бу хакта «Башинформ» агентлыгы «Столото» дәүләт лотереясының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Ул сайтта билет сатып алган һәм 2 598 816 сум акча откан. Киңәйтелгән ставка нәтиҗәсендә ир-ат лотереяга откан акчасын 2 671 216 сумга кадәр арттыруга ирешкән, диелә хәбәрдә.
Хәзер ир-атны откан акчаны алу өчен Мәскәүдәге лотерея үзәгендә көтәләр.
Фото: pixabay.com
Чыганак: tatar-inform.tatar
0
Комментарийлар