Блогер Рөстәм Нәбиевкә операция ясаячаклар
«Шул кадәр планнар булганда, кайгырып утырырга вакыт юк», – ди ул.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
«Шул кадәр планнар булганда, кайгырып утырырга вакыт юк», – ди ул.
Көчле рухлы блогер Рөстәм Нәбиевнең тормышын күзәтеп барырга күнеккәнбез. Армиядагы фаҗигале вакыйгалар аркасында ике аягын да югалткан ирнең тормыш авырлыкларына бирешми, алга баруы бик күпләрне канатландыра шул.
Бүген Рөстәм күңелсез яңалыгы белән уртаклашты. Хәбәр итүенчә, аның бу атнага планнары бик зур булган, эш буенча Мәскәүгә, Казанга барырга җыенган. Шулай ук бер каналның хәбәрчеләре килеп аннан интервью алу планлаштырылган. Шимбә көнне УЗИга барган һәм анда иргә күңелсез яңалык әйткәннәр. Аның организмында ташлар тапканнар, ул простата бизендә тыгылып калган. Аны хастаханагә салганнар, тиздән операция ясаячаклар.
Социаль челтәрдә язылучылары аңа сәламәтлек һәм тизрәк савыгуын тели. Һәр чак оптимист булган Рөстәм бу хәлдә дә боегып калмаган. "Шул кадәр планнар булганда, кайгырып утырырга вакыт юк", – ди ул. Шулай ук Рөстәм һәр кемгә вакытында үз саулыгын кайгыртуны сорый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар