Россия мөфтиләре советы һәм Россия мөселманнары диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов сүзләренчә, ныклы дини белем аша гына исламның чын кыйммәтләренә төшенеп була.
- Революциягә кадәр бездә ислам белем бирү системасы көчле, дин галимнәренең абруе зур булган, чит илләрдән дә килеп укыганнар. 90нчы елларда дин иреге кабат кайтты. Илнең һәр төбәгендә дини югары уку йортлары ачылды. Алар белән генә чикләнеп калмыйча, Болгар ислам академиясен төзү бурычы куелды, дин белгечләре, галимнәре үзебездә әзерләнәчәк, - диде ул.
Хәзерге вакытта Татарстанда мәчетләр каршында ачылган курсларда башлангыч дини белемне 30 мең кеше ала, аларга 1200 мөгаллим дәрес бирә. Ил буенча алганда, барысы 80 уку йорты исәпләнә, аларның 10ысы - югары уку йорты. Тиздән Болгар ислам академиясе дә беренче шәкертләрен кабул итә башлаячак. Академия турында Татарстан мөфти урынбасары, Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сөйләде.
- Болгар ислам академиясендә илебезнең мөселман өммәте элитасы әзерләнәчәк. Беренче елны 25 кешелек төркем ачарга уйлыйбыз. Академиядә уку бушка булачак. Ул - федераль проект, шуңа да анда Россиянең бөтен төбәгеннән килгән абитуриентларны, шулай ук Төньяк Кавказдан да кабул итәчәкбез. Россия ислам институты соңрак ябылачак дигән фикерләр бар, ул дөреслеккә туры килми. Шәкертләр башта мәдрәсәдә, аннары ислам институтында укыячак. Болгар академиясе исә өченче баскыч булып тора. Шуның белән ул мәдрәсәләр һәм югары уку йортлары өчен сынау да булачак. Аларда белем бирү ни дәрәҗәдә куелганын күрәчәкбез, - ди ул.
Малайзия һәм Марокконың дини югары уку йортлары белән уртак укыту программалары булдыру идеясе дә бар, нәтиҗәдә аны тәмамлаучылар ике дипломлы булачак.
Кырым мөфтие урынбасары Әсәдуллаһ Баиров та кадрлар мәсьәләсенә тукталды.
- Бездә дә, башка төбәкләрдәге кебек, дини кадрлар җитмәү сизелә. Татарстанда дини белем алучы яшьләребез күп. Алар үзебезгә кайтып эшләр дип өметләнәбез. Дини белем бирү системасын камилләштерү, шул ук вакытта рухи кыйммәтләрне пропагандалау мөһим. Моны без эшләмәсәк, безнең урынга башкалар эшләячәк. Экстремистлар дин турында мәгълүматлы булмаудан файдалана да инде, - дигән фикердә тора Әсәдуллаһ Баиров.
Комментарийлар