Бозымнан азат итәбез дип, Казанда яшәүче кызны акчасыннан "азат" иткәннәр
Ижевскта чегәннәргә охшаган 3 хатын-кыз Казанда яшәүче кызның акчасын урлаган дип хәбәр итә "Татар-информ" .
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Ижевскта чегәннәргә охшаган 3 хатын-кыз Казанда яшәүче кызның акчасын урлаган дип хәбәр итә "Татар-информ" .
Вакыйга көндез "Филармония" тукталышы янында булган. 26 яшьлек Казан кызы тукталышта автобус көтеп торган. Шул вакытта аның янына 3 хатын-кыз килеп, анда бозым барлыгын хәбәр иткән. Ритуалны башкарыр өчен ул кыздан кәгазь акча сораган һәм тиен акчаны шуңа төргән. Шуннан соң ул кызга төргәкне акча янчыгына тыгып куярга кушкан. Кыз сумкасыннан аны тартып чыгаруга, җинаятьче шуннан берәр меңлек ике купюраны эләктереп алган.
Хатын-кыз исә Казан кызына тиздән бу акчалар кире кайтыр дип иптәшләре белән китеп барган. Алданган кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Тәртип саклаучылар 30, 32 һәм 66 яшьләрдәге 3 хатын-кызны кулга алган.
Җинаять эше кузгату турында мәсьәлә карала.
«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
Комментарийлар