Мәскәүгә гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус борты белән Брянск гимназиясендә атыш вакытында зыян күргән ике баланы алып килгәннәр. Бу хакта ТАСС Россия ведомствосының телеграм-каналына сылтама белән яза.
Очыш вакытында зыян күрүчеләрне медиклар озата барган дип хәбәр ителә. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, балалар очышны яхшы кичергән.
Исегезгә төшерәбез, фаҗига 7 декабрь иртәсендә килеп чыкты. Брянск гимназиясенең сигезенче сыйныф укучысы мәктәпкә мылтык алып килгән һәм биология дәресендә иптәшләренә каршы ут ачкан. Нәтиҗәдә, ике кыз һәлак булды, шул исәптән ут атучы үзе дә үзен - үзе үтергән, тагын биш кеше яраланган.
Комментарийлар