Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәисе cайланды
06 августа 2016,
14:32
Уку өчен 2 минут
1067
0
0
Шәхси шатлыгым юк, чөнки бу күмәк эш, ди яңадан рәис итеп сайланган Тәбрис Яруллин
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку

Шәхси шатлыгым юк, чөнки бу күмәк эш, ди яңадан рәис итеп сайланган Тәбрис Яруллин
Бүген Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышында 50 кешелек идарә органы һәм форумның рәисе сайланды. Делегатлар бертавыштан диярлек (бер кеше битараф булды) 2012 нче елдан бирле форумга җитәкчелек иткән Тәбрис Яруллин өчен тавыш бирде.
Тәбрис "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән янә сайлануы уңаеннан хис-кичерешләре белән уртаклашты. "Алдагы ике елга рәис итеп сайлануымнан шәхси шатлык юк, чөнки бу күмәк эш. Без зур команда белән эшлибез. Бу зур җаваплылык. Киләчәктә нинди яңалык кертә алабыз, нинди планнар корырга, нәрсә эшли алабыз - беренче уй шундый", - ди Тәбрис Яруллин.
Ул тавыш бирү вакытында бер кешенең битараф калуына да үз фикерен җиткерде. "51 процент риза булып, 49 процент кеше каршы булса да, мин моңа яхшы карар идем. Чөнки нормаль җәмгыятьтә көндәшлек, үз фикереңне белдерү - булырга тиешле күренеш", - диде.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та фикерләре белән уртаклашты. "Тәбрис Яруллинның бертавыштан сайлануына мин бик шатмын. Тәбрис бөтен ягы белән дә әзерлекле, ул инде үсеп, өлгереп җитте. Аның үсеше - безнең күз алдында. Үзенең теләге дә зур, бу эш аңа бик ошый. Бар яктан килгән, ышанычлы лидер булу яшьләр хәрәкәтенең якты киләчәген билгели. Аңа Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән уңышлар телим. Яшьләр хәрәкәтенә һәрвакыт теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтәчәкбез", - дип белдерде Ринат Закиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Реакция язылган инде
Мөһим
-
#Язмыш
Венера һәм Тәлгат Кәримовлар гаиләсе: 50 елдан артык гаиләне саклауның сере нидә?
-
#Кыскача яңалыклар
Самосыровода этләре хатын-кызга ташланган промбаза башлыгы суд каршына басачак
-
#Кыскача яңалыклар
Дәүләт Думасында оныклар тәрбияләгән өчен пенсия баллары исәпләргә тәкъдим иткәннәр
-
#Кыскача яңалыклар
Башка җиргә күченү пенсия күләменә йогынты ясаячакмы?
-
#Кыскача яңалыклар
Яшьтәшләрен эзәрлекләүдә тотылган балаларны махсус үзәкләргә урнаштырылачак
loading
Комментарийлар