Быелдан премиягә ия булучылар ике тапкыр күбрәк сумма алачак дигән сүз.
Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла "Татмедиа" бинасының беренче катында халык язучысы Марсель Галиевның "Алтай сулышы" фотокүргәзмәсен ачу тантанасы алдыннан журналистларга хәбәр итте. Ягъни быелдан премиягә ия булучылар ике тапкыр күбрәк сумма алачак дигән сүз.
Билгеле булганча, Габдулла Тукай исемендәге республика премиясе илебез һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә.
Сүз уңаеннан, бүген Татарстан Язучылар берлегендә Тукай премиясенә чыгарылачак кандидатлар каралачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар