16+

Быелгы фестивальдә “Шүрәле” балеты да катнаша

Казанда Рудольф Нуриев исемендәге XXIX халыкара классик балет фестивале башланды. Ул һәрвакыттагыча М.Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры сәхнәсендә уза.

Быелгы фестивальдә “Шүрәле” балеты да катнаша

Казанда Рудольф Нуриев исемендәге XXIX халыкара классик балет фестивале башланды. Ул һәрвакыттагыча М.Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры сәхнәсендә уза.

11-28 май көннәрендә дөнья балетының күренекле артистларын күреп булачак. Быелгы балет фестивалендә тамашачы хозурына 13 спектакль тәкъдим ителә. Балет сөючеләр сәхнәдә яңа талантларны да күрә алачак. Фестиваль быел Борис Эйфман исемендәге Санкт-Петербург дәүләт балет академия театры гастрольләре белән төгәлләнергә тиеш.

Фестиваль Ц.Пуни һәм Р.Дриго музыкасына язылган "Эсмеральда" классик балеты белән ачылды. Ул спектакльне 12 майда да күрергә мөмкин булачак.

"Эсмеральда" фестиваль өчен махсус әзерләнгән. Аны Мәскәү балетмейстры Андей Петров сәхнәләштерде. Спектакльдә Казан солистлары: Нурлан Канетов, Кристина Андреева, Олег Ивенко кебек артистлар, шулай ук "Кремль балеты" театры биючеләре катнаша.

Казанлылар «Евгений Онегин", "Роден", "Жизель", "Аккош күле", "Дон Кихот", "Баядерка", "Анюта", «Спартак" балетларын күрә ала.

14 майда композитор Фәрид Яруллинның «Шүрәле" балеты күрсәтеләчәк.

Бу юлы фестивальдә Лондондагы Ковент-Гарден, Нидерландның Милли балет, Парижның Милли опера, Россиянең Зур театры, Мариин театры солистлары катнаша.

Фото: www.evening-kazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading