Чаллыда билгесез ир-ат атыш оештырган
Мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә Чаллыдагы җиденче комплекс ишегалдында бер ир-атның атыш оештыруы турында хәбәр таралды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә Чаллыдагы җиденче комплекс ишегалдында бер ир-атның атыш оештыруы турында хәбәр таралды.
Шаһитлар сүзләренә караганда, ир-ат куртка һәм шлепанецлардан өеннән урамга чыккан. Үзе белән спиртлы эчемлек белән корал алып чыккан һәм берничә тапкыр ишегалды ягына таба аткан. Шуннан соң кире өенә кереп киткән.
«Татар-информ»га Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, полициягә гариза килмәгән.
«Хәзер тикшерү эшләре алып барыла. Ир-атның шәхесен һәм гадәттән тыш хәлгә ачыклык кертелә», - дип аңлаттылар министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар