Чаллыда торак йортта шартлау һәм янгын чыгу факты буенча җинаять эше кузгатылган
Чаллыда торак йортларның берсендә шартлау һәм янгын факты буенча бүген җинаять эше кузгатылган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Чаллыда торак йортларның берсендә шартлау һәм янгын факты буенча бүген җинаять эше кузгатылган.
Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр иткән.
"Җинаять эше Чаллы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге тарафыннан РФ ҖК 168 маддәсе ("Саксызлык аркасында милекне юкка чыгару яки зыян китерү") билгеләре буенча билгесез затка карата кузгатылган", - дип ачыклык кертте ул.
"Тикшерү эшләре бара, әлегә тоткарланучылар юк", - дип тә өстәде Андрей Родыгин.
Искәртеп үтик, кичә 12.24 сәгатьтә автошәһәрдә 53 нче комплекста торак йортларның берсендә янгын чыгу турында хәбәр килде. Янгында хатын-кыз һәм бала зыян күргән.
Шулай итеп, янгын 6 фатирга зыян салган. Йорттан 104 кеше эвакуацияләнгән. Югары катлардан көчле төтенләнгән зонадан алты кеше коткарылган. Йөри алмый торган инвалид кызны янгын сүндерүчеләр күтәреп алып чыккан, тагын җиде кеше янгын баскычы ярдәмендә коткарылган.
«Камазжилбыт» ҖЧҖ кунакханәсенә вакытлыча яшәү өчен 81 кеше, шул исәптә 25 бала урнаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
Көрәш батырына крокодил, маймыл да бирә башламаслармы?
-
#Шоу-бизнес
Рәнис Габбазов: «Үземнең әтине югалткач, ун тапкыр кыенрак. Язмыш, тәкъдир...»
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 1,7 мең гектарда урман торгызу эшләре башкарылган
-
#Җәмгыять
Сөю белән генә тук булмассың
-
#Киңәш сандыгы
Туңдырманы ничек дөрес сайларга?
Комментарийлар