Танылган җырчы Чәчкә социаль челтәрдә ире Ирек Гибадуллин турында язма урнаштырган.
"Тормыш иптәшем Иректән сорыйм: "Син миңа гашыйк булганыңны кайчан аңладың?" - дим.
Без 2011 елда танышып, дуслашып, соңрак бергә концерт, мәҗлесләрдә бергә эшли башладык. 2 елдан гына өйләнештек, ничек өйләнешкәнне сизми дә калдым мин, бик тиз булды ул, хәтта күп дус-туганнарыбыз өчен шок булганын хәтерлим.
"Беренче күрүдән үк ошаттым", - диеп әйтмәсенме Ирек. Шаккаттым. Мин бит 2 ел буе аңа "улым" диеп дәшеп йөрдем. (Яшь аермасы 7 ел булгач, энекәшем кебек якын итә идем). Ул яратып йөргән...
Вот яңалык булды бу! Бик приятный яңалык бу минем өчен! 10 ел бергә яшибез. Көн дә бер-беребезгә гашыйк булып яшәргә язсын безгә дә, яраткан тамашачыларыбыз, подписчикларыбызга да!" - дип язган Чәчкә.
Комментарийлар