16+

Чит кеше белән телефоннан сөйләшкәндә әйтергә ярамый торган сүзләр

Мошенниклар Финанс операцияләрен раслау яки килешүләр төзү өчен тавышыгызны яздырып алырга мөмкин.

Мошенниклар Финанс операцияләрен раслау яки килешүләр төзү өчен тавышыгызны яздырып алырга мөмкин.

Шуңа күрә таныш булмаган кешеләргә телефон аша хәтта "әйе" һәм "раслыйм" сүзләрен әйтү куркыныч, дип сөйләгән РИА Новостига Дәүләт Думасы депутаты Антон Немкин.

"Алдакчылар сезнең сүзләрне яздырып алып калырга мөмкин. Аннары сезнең тавыш белән башка урынга шалтыратып, сезнең исемнән сөйләшүләре ихтимал. Мәсәлән, банкның кайнар элемтәсе шалтыратып, сез файдалана торган хезмәтләрне урлаулары бар", дип кисәтә депутат.

Немкин сүзләренчә, тавыш аудиоязмасын кулланып алдау белән бәйле куркынычларны киметергә мөмкин. Моның өчен банктагы исәп-хисап счеты белән операцияләр буенча смс-хәбәр итүне тоташтырырга кирәк.

"Ниндидер шик булган очракта сез банк белән тиз арада элемтәгә керә аласыз һәм янаган куркыныч турында хәбәр итә аласыз", - дип аңлаткан депутат.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading