COVID белән авырган ир вирус аркасында коткыга бирелүчеләргә киңәшләрен биргән
Казанлы үзенең коронавирустан дәвалану тәҗрибәсе турында сөйләгән, инде йоктырган һәм әлеге чирдән нык курыккан кешеләргә киңәшләрен биргән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Казанлы үзенең коронавирустан дәвалану тәҗрибәсе турында сөйләгән, инде йоктырган һәм әлеге чирдән нык курыккан кешеләргә киңәшләрен биргән.
Пациентның авыру тарихы tatarstan_republic паблигында бастырылган. "Сентябрьдә авырдым, шуңа күрә мин барысын да тасвирлый алам, хәзер бу актуаль дип әйтергә була. Беренче сорау: җиңелчә үткәргән очракта, миннән коронавириска анализлар алырлармы? Җавап: юк, хәтта авыручылар белән элемтәдә булсаң да».
Авырып китүенең беренче көне дип казанлы 3 сентябрьне атаган. Төнлә куркыныч төшләр күреп саташып беткән, ә иртән ютәлләү башланган - еш түгел, ә буылдыручы. Ютәл беренче көнне генә газаплаган, ә соңыннан температурасы күтәрелгән.
"3 көн буе бизгәк тотты. 4нче көндә бик каты тирләдем һәм көчсезлек биләп алды. Тәм сизмәү 6нчы көндә башланды, унынчы көнгә ул кире кайтты. Ашау тәме үзгәрмәде. Гомумән алганда, бөтен симптоматика да 10нчы көнгә юкка чыкты. Чирләүнең 22нче көнендә коронавируска 2нче тапкыр тискәре нәтиҗә килде һәм больничный ябылды ".
Ир сүзләренчә, беренче көннәрдә температура югары торган, ләкин башка симптомнар булмаган. Соңрак компьютер томографиясе үпкәләрнең 10% зарарлануын күрсәткән. Шуннан соң гына коронавируска анализлар алынган. Пациент фикеренчә, компьютер томографиясе "тонык пыяла" эффектын күрсәткән кешеләргә генә ясала. Хәер, бу пациентның фаразлары гына.
«Әгәр дә сез яшь һәм ниндидер җитди хроник авырулардан интекмисез икән, тынычлана аласыз. Иммунитет җиңәчәк. Ләкин үпкә ялкынсынуы башланган икән (беренче симптомнары - бизгәктән соң бик каты тирләтә), тромблар шартламас өчен кан сыегайтучы даруларны куллану яхшырак. Әгәр дә сез 50 яшьтән олырак яки хроник авырулар, бигрәк тә кан, бөер белән бәйле проблемалар яки диабет булса, пульсоксиметр (кандагы кислородны билгеләү өчен прибор) сатып алыгыз. Әгәр дә кислород микъдары 95% тан түбән төшсә, ашыгыч ярдәм чакырыгыз һәм хастаханәгә ятыгыз".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар