Данир Сабиров: "Фирзәр абый, бирмим сиңа ул җырны, җырлый белмисең", - диде
"Кайтканда кесәмне карасам - акчаны барыбер салып җибәргән икән. Шундый киң күңелле ул Фирзәр абый..."
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
"Кайтканда кесәмне карасам - акчаны барыбер салып җибәргән икән. Шундый киң күңелле ул Фирзәр абый..."
Пародияләр остасы, алып баручы Данир Сабиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Язлар» җырын яңартылган форматта тәкъдим иткән. Җырның тарихы белән дә таныштырган. "Əйе, яңартылган. Кемнәр минем белән күптәннән, алар хәтерлидер, 10 ел элек бу җырны мин инде башкарган идем. Əле хәтердә, Фирзәр абыйга җыр сорап шалтыраттым да, башта үземнең кем икәнемне әйттем: «Салават абыйда укыйм, теге-бу…» Фирзәр абый озак уйламый, «вежливо» гына: «Теге озын колаклы дуракмыни? Бирмим сиңа ул җырны. Җырлый белмисең һәм ул җыр сиңа килешми дә», - дип, трубканы куйды. Күп вакыт үтмәде, кире шалтырата: «Бер атнадан минем юбилей концертым. Алып баручы булып килсәң, җыр - синеке, диде. Килдем, алып бардым, Фирзәр абый бик канәгать калды. Сөйләшкәнчә, җырны хәзер җырлый алам, ә аннан тыш, Фирзәр абый миңа 5000 сум акча суза (ул вакыт өчен бу бииик зур сумма иде). Мин инде: «Юк, нинди акча, мин җыр өчен генә килдем», - дип, акчаны алмадым. Кайтканда кесәмне карасам - акчаны барыбер салып җибәргән икән. Шундый киң күңелле ул Фирзәр абый. Җырның яңача яңгырашы ничек сезгә?" дип язган ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Спорт
“Көрәшче булмаган район юк ул!”, яки Федерация утырышында истә калганнар
-
#Язмалар
Һәйкәлгә менеп басу кайчан модага керде соң ул, җәмәгать?
-
#Төп тема
Сөю белән генә тук булмассың, хокукларыңны да бел
-
#Җәмгыять
Социаль такси хезмәтеннән кем файдалана ала?
-
#Киңәш сандыгы
«Корейка» салатын ясый беләсезме?
Комментарийлар
1
0
0
Бик матур.эфэрин
0
0