Дискотекаларга йөрмәгез! Куркыныч!
Клубларга эшчәнлек алып бару тыелган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Клубларга эшчәнлек алып бару тыелган.
Татарстан яшьләре тыелган дискотекаларда яңа коронавирус инфекциясе һәм кискен тын юллары авырулары (ОРВИ) йоктыра. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Эпиданамнез җыйганда кешеләр дискотекалар һәм төнге клубларга йөрүләрен таный. Мин республикада яшәүчеләргә кешеләр күпләп җыела торган урыннарга йөрмәүне сорап мөрәҗәгать итәм, чөнки анда вируслы инфекцияләр таралу өчен идеаль шартлар бар», — диде спикер.
Искәртеп үтәбез, Татарстанда яшәүчеләр арасында 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге кешеләр коронавирус инфекциясе авыруы статистикасында 30 процентны били. Бу категориягә керүчеләр арасында коронавирус белән авыручылар клубларда булуларын таный, диде Любовь Авдонина.
Авдонина искәрткәнчә, клубларга эшчәнлек алып бару тыелган. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хокук бозган бина хуҗалары турындагы мәгълүматны полициягә җибәрә.
Чыганак: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Бурычың 30 мең сумнан артса, чит илгә чыгу чикләнә
-
#Язмыш
Венера һәм Тәлгат Кәримовлар гаиләсе: 50 елдан артык гаиләне саклауның сере нидә?
-
#Кыскача яңалыклар
Самосыровода этләре хатын-кызга ташланган промбаза башлыгы суд каршына басачак
-
#Кыскача яңалыклар
Дәүләт Думасында оныклар тәрбияләгән өчен пенсия баллары исәпләргә тәкъдим иткәннәр
-
#Кыскача яңалыклар
Башка җиргә күченү пенсия күләменә йогынты ясаячакмы?
Комментарийлар