Быел Россиядә диспансеризация эш бирүчеләр өчен түләүлегә әйләнергә мөмкин. Алар хезмәткәрләренә аны узуга киткән көн өчен түләргә тиеш булачак. Россия Дәүләт Думасының сәламәтлекне саклау комитеты Хезмәт кодексына әнә шундый төзәтмәләр әзерли.
Әгәр бу закон гамәлгә керә калса, эш бирүчеләр 34 млрд. сум акча югалтыр дип бәяләнә, өстәвенә. Әле диспансеризацияне бер...
Быел Россиядә диспансеризация эш бирүчеләр өчен түләүлегә әйләнергә мөмкин. Алар хезмәткәрләренә аны узуга киткән көн өчен түләргә тиеш булачак. Россия Дәүләт Думасының сәламәтлекне саклау комитеты Хезмәт кодексына әнә шундый төзәтмәләр әзерли.
Әгәр бу закон гамәлгә керә калса, эш бирүчеләр 34 млрд. сум акча югалтыр дип бәяләнә, өстәвенә. Әле диспансеризацияне бер көндә генә үтеп тә бетерә алмаска мөмкин, ул еш 2-3 көнгә сузыла.
Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитет рәисенең беренче урынбасары Николай Герасименко фикеренчә, онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын иртә ачыклау өчен диспансеризация узу бик мөһим. Ә эшләүче халык вакытында тикшеренү үтә алмый, чөнки күп җитәкчеләр моның өчен ял көне бирергә теләми.
Росстат мәгълүматлары буенча, 2015 елның гыйнварына илдә икътисади актив халык саны 75,9 млн. кешене тәшкил итә, аларның якынча 4,2 млн.ы - эшсезләр
Комментарийлар