Дөнья чемпионатында Уругвай, Мисыр, Согуд Гарәбстаны белән көч сынашачакбыз
1 нче декабрьдә Мәскәүдә футбол буенча киләсе елгы Дөнья чемпионатының финал өлешенә җирәбә салу чарасы узды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
1 нче декабрьдә Мәскәүдә футбол буенча киләсе елгы Дөнья чемпионатының финал өлешенә җирәбә салу чарасы узды.
Диего Марадона, Диего Форлан, Кафу, Фабио Каннаваро, Лоран Блан, Карлес Пуйоль, Гордон Бэнкс һәм Россия футбол союзының беренче вице-президенты Никита Симонян катнашында узган әлеге чарада командалар Халыкара футбол федерациясе (ФИФА) рейтингы буенча төрле кәрзиннәргә бүленде. Россия, чемпионатның хуҗабикәсе буларак, Германия, Бразилия, Португалия, Аргентина, Бельгия, Польша һәм Франция җыелма командалары белән бергә беренче кәрзингә керде. Чемпионатның төркемдә уйнау этабында Россия Уругвай, Мисыр һәм Согуд Гарәбстаны белән көч сынашачак. Дөнья беренчелегендә барлыгы 32 команда катнаша, алар сигез төркемгә бүленгән.
Дөнья беренчелегенә әзерлек чорында Россия җыелма командасы 14 иптәшләрчә уен үткәрде, шуларның бишесендә җиңде, дүрт тапкыр җиңелде, биш уен тигез исәп белән тәмамланды. Шулай ук өлкән тренер Станислав Черчесов җитәкләгән коллектив Конфедерация Кубогы уеннарында катнашып, Яңа Зеландия командасын җиңгән, ә Португалия белән Мексикага оттырган иде.
Фото: cityguide-spb.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов Казан сәнгать мәктәбенә укучысының уңышлары өчен рояль бүләк итте
-
#Кыскача яңалыклар
22 елга хөкем ителгән
-
#Төрлесе
«Докерларны хәтта чит илгә дә алып киттеләр»
-
#Кыскача яңалыклар
Менингит очраклары арта. Кемнәр гаепле?
-
#Кыскача яңалыклар
Кесәңдә 5 мең сум акча йөрт. Сәбәбе...
Комментарийлар