Эсселәр кайчанга кадәр дәвам итәчәк?
Узган ялларда Казанга чып-чын җәй килде: уртача температура +18 градус тәшкил итә. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев шул хакта белдерде, дип хәбәр итә "Татар-информ"га КФУның Бердәм мәгълүмат-нәшрият үзәге.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Узган ялларда Казанга чып-чын җәй килде: уртача температура +18 градус тәшкил итә. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев шул хакта белдерде, дип хәбәр итә "Татар-информ"га КФУның Бердәм мәгълүмат-нәшрият үзәге.
«Татарстан Гидрометеоүзәге фаразларыннан күренгәнчә, Казанда яхшы һава торышы алдагы пәнҗешәмбегә кадәр сакланачак», - дип искәртте профессор Переведенцев.
Моннан тыш, Казанда көн кояшлы булачак, явым-төшемнәр көтелми. 21 июньдә республикага циклон килеп, яңгыр яварга һәм температура түбәнәергә мөмкин.
Июньнең беренче яртысында Татарстан башкаласы төньяк циклоннар йогынтысында иде, шунлыктан уртача температура нормадан 4-5 пунктка түбәнрәк булды, дип ачыклык кертте КФУ профессоры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
Комментарийлар