16+

Эстафета - Тәтештә!

«Көчле Татарстан! Бердәм Россия» партия эстафетасы командасы республикабызның күп кенә районнарында булып, сайлаучыларның меңләгән үтенечләрен тыңлады.

Эстафета  -  Тәтештә!

«Көчле Татарстан! Бердәм Россия» партия эстафетасы командасы республикабызның күп кенә районнарында булып, сайлаучыларның меңләгән үтенечләрен тыңлады.

Сайлау көненә кадәр депутатлар һәм депутатлыкка кандидатлар барлык 45 районда да очрашулар үткәрәчәк. Мондый очрашуларда район өчен иң мөһим мәсьәләләр кузгатылып, аларны чишү юллары бергәләп эзләнелә. Сишәмбе көнне бу эстафета Тәтеш шәһәренә килеп җитте.

Районда яшәүчеләр кадетлар мәктәбенә яңа бина төзү, Красная Поляна авылында сусаклау, Тәтеш шәһәрендә чистарту корылмаларын төзекләндерү мәсъәләләрен күтәрделәр. Район халкы белән бергә депутатлар да бу мәсьәләләрне хәл итү юллары хакында уртага салып сөйләштеләр.

"Тәтешлеләр бик кирәкле, мөһим мәсьәләләр кузгата. Республика халкының яшәү сыйфатын башкала гына түгел, районнар да билгели бит. Бу юнәлештә эшләр күп эшләнә. Хәзер җыеннарда халык үз районының, авылының киләчәктә үсешен бергәләп билгели. Бездә яңа мәктәпләр төзү һәм халыкны чиста су белән тәэмин итәргә булыша торган күп кенә Республика һәм Федераль программалар да эшли. Тәтешлеләр күтәргән мәсьәләләр шактый күп чыгымнар сорый. Федераль ярдәмсез дә булмас. Эшләрбез!" - дип вәгъдә бирде Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы Илдар Гыйльметдинов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading