Фәрит Бикчәнтәев Камал театрының яңа спектаклендә уйнаудан баш тарткан
Г.Камал театрының "Дәрсе гыйбрәттер театр..." дип исемләнгән театраль сәяхәте театрга яшь режиссер булып Марсель Сәлимҗанов кайткан чор белән тәмамлана. Әлеге яңа проект кичә журналистларга тәкъдим ителде, тамашачы аны 22 һәм 29 апрельдә карый алачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Г.Камал театрының "Дәрсе гыйбрәттер театр..." дип исемләнгән театраль сәяхәте театрга яшь режиссер булып Марсель Сәлимҗанов кайткан чор белән тәмамлана. Әлеге яңа проект кичә журналистларга тәкъдим ителде, тамашачы аны 22 һәм 29 апрельдә карый алачак.
Исегезгә төшерәбез, спектакль татар театры тарихына багышлана һәм күренешләр сәхнәдә түгел, ә театрның тамашачы аяк басмаган төрле почмакларында бара. Вакыйгалар 1906 елдан башлана һәм тугыз урында тугыз күренеш күрсәтелә.
Спектакльдән соң фикер алышу вакытында әйтелүенчә, баштарак тагын бер күренеш планлаштырылган булган. Әмма анда уйнарга тиешле артист... Фәрит Бикчәнтәев уйнаудан баш тарткан. Шунлыктан яшь режиссер Фәрит Бикчәнтәевның театрга кайтып кергән мәле театраль сәяхәттән төшеп калган һәм тамашачы Марсель Сәлимҗановның Фәрит Бикчәнтәевка әйткән: "Син дә куячаксың әле "Зәңгәр шәл"не", - дигән сүзләрен ишетмәячәк.
Әлеге күренештә Марсель Сәлимҗанов ролендә Илдар Хәйруллин, ә Фәрит Бикчәнтәев үзен уйнарга тиеш була.
"Безнең яшьләребез бер чама бит, ул күренеш безнең башкаруда сәер күренер иде", - дип аңлатты Фәрит Бикчәнтәев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
Комментарийлар