Г.Камал һәм К.Тинчурин театрларында Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган театраль декада башлана
5-11 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрларында Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган театраль декада үтә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
5-11 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрларында Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган театраль декада үтә.
Ике театр сәхнәсендә данлыклы татар драматургы пьесалары буенча 19 спектакль тәкъдим ителә. Декада Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел тулуга багышланган юбилей чаралары кысаларында үтә.
Спектакльләр декадасы 5 октябрьдә Камал театрының легендар "Гөргөри кияүләре" спектакле белән ачыла. Декада кысаларында Г.Камал, К.Тинчурин, Марий яшь тамашачылар, М.Фәйзи исемендәге Оренбург, М.Гафури исемендәге башкорт, М.Кәрим исемендәге Башкорт милли яшь тамашачылар, Уфа "Нур", Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама, Г.Тукай исемендәге Әтнә, Яр Чаллы, Буа, Туймазы һәм Әлмәт театрлары Туфан Миңнуллин пьесалары буенча куелган спектакльләрен тамашачыларга тәкъдим итәчәкләр. Театраль декада 11 октябрьдә иҗади кичә белән тәмамлана.
Декада афишасы
5 октябрь - Гөргөри кияүләре
6 октябрь - Нигез ташлары, Мин - хатын-кыз.
7 октябрь - Мулла, Шулай булды шул...
8 октябрь - Авыл эте Акбай, Җанкисәккәем.
9 октябрь - Диләфрүз Remake, Нәзер.
10 октябрь - Җанкисәккәем, Эзләдем, бәгърем, сине, Мулла.
11 октябрь - Әлдермештән Әлмәндәр, Декада ябу тантанасы.
Тинчурин театры:
6 октябрь - Саташу.
7 октябрь - Кияүләр.
8 октябрь - Төш.
9 октябрь - Яшьлек белән очрашу.
10 октябрь - Диляфрүзгә дүрт кияү.
11 октябрь - Әлдермештән Әлмәндәр.
2015 елның октябрь һәм ноябрь айларында юбилей чаралары Г.Камал театры артистлары катнашында Уфа һәм Түбән Камада дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
Комментарийлар