Казанда гриппка каршы прививка ясау капмпаниясе башланып китте.
416 мең доза "Совигрипп" вакцинасы Татарстанга кайтарылган да инде. Әлеге препарат А/H1N1/09, А/H3N2 һәм В гриппына каршы торуда ярдәм итәчәк.
Киләсе сезонда Татарстанда яшәүчеләрнең 40%ына вакцина ясау планлаштырыла. Хәзер прививка ясау өчен иң кулай вакыт дип санала. Чөнки аның авырудан саклау тәэсире 8-12 көннән, ә иммунитеты төшкән кешеләрдә һәм өлкәннәрдә 1-1,5 айдан башланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар