Табиблар җырчының хәлен авыр дип бәяли.
Җырчы һәм композитор Игорь Николаевны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар, дип яза “Газета. ру”. Табиблар җырчының хәлен авыр дип бәяли. Аны, йөрәге белән проблема булганга, интенсив терапия палатасына урнаштырганнар.
Гыйнвар аенда Игорь Николаев йөрәге белән бәйле рәвештә медицина учреждениеендә булган инде. Ул вакытта аңа операция ясалган булган.
2021 елда Николаев инфаркт кичергән, шуннан бирле сәламәтлеге белән проблемалар күзәтелә. Композиторга 63 яшь.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Бер дэ авырмас кебек иде . Аллахы Тэгалэ ташламасын
0
0