16+

Игътибар! Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанда көчле җил һәм һава шартларының үзгәрүе аркасында шторм кисәтүе игълан ителде.

Татарстанда көчле җил һәм һава шартларының үзгәрүе аркасында шторм кисәтүе игълан ителде.

Бу хакта ТР Гидрометүзәктә кисәттеләр.
Синоптиклар фаразлары буенча, иртәгә, 25 декабрьдә, көндез Татарстанда җилнең тизлеге секундына 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин, ә кичен һәм төнлә ул секундына 26 метрга кадәр артачак.
Моннан тыш, республикада күз күреме 500 — 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк начарлануы, көчле буран һәм кар көртләре булуы көтелә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading