Татарстан прокуроры белдергәнчә, коточкыч җинаятьтә гаепләнүче өчен иң гадел җәза - гомерлек төрмә.
Татарстан Югары судында Илназ Галәвиев эше буенча тыңлаулар (прения) башланды. Прокуратура ничә кеше гомерен өзгән егеткә гомерлек төрмә җәзасы сорый. Дәүләт гаепләүчеләре төркемен Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков үзе җитәкли.
— Гомерлек төрмәдән башка бернинди җәза да гадел дип кабул ителми. Бу җинаять иң кансызы, мәрхәмәтсезе. Бу кеше (Галәвиев ред.иск.) Аллаһыны тулысынча инкяр итә, әти-әнисен өйдән куып чыгарган, ничәмә-ничә кешенең гомерен өзгән. «Үзеңне Алла дип санама«, «Ходай исемен кеше гомере кыюда кулланма», «Ата - анаңны хөрмәт ит» - күпме дини әмерләрне бозган. Шуңа күрә башка җәза була алмый. Алга таба хөкемдар сүз алачак, - диде Нәфыйков.
Прокурор Галявиевны Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» («Преступление и наказание») романы герое белән чагыштыра.
— Галявиевның мотивы һәркемгә аңлашыла: кеше бөтен изгелек төшенчәләреннән, диннән ваз кичкәндә, шундый фаҗига килеп чыга. Галәвиевның эчке дөньясы ярлы, аның җаны юк, - дип йомгаклады Нафиков.
Комментарийлар