16+

Имам да, менеджер да булсын

Республика имам мөхтәсибләре өчен ораторлык һәм фандрайзинг тренинглары оештырылган. Аларны ораторлык сәнгате белән Камал театры артисты, сүз остасы Фәнис Җиһанша таныштырган. Ә фандрайзинг ысуллары турында бизнес-тренер Илья Шубников сөйләгән.

Республика имам мөхтәсибләре өчен ораторлык һәм фандрайзинг тренинглары оештырылган. Аларны ораторлык сәнгате белән Камал театры артисты, сүз остасы Фәнис Җиһанша таныштырган. Ә фандрайзинг ысуллары турында бизнес-тренер Илья Шубников сөйләгән.


Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «ШК»га сөйләгәнчә, ел саен ике тапкыр республиканың барлык имам мөхтәсибе квалификация күтәрү курсларына җыела. Чираттагы укулар Әлмәт мөхтәсибәтендә узган.
- Дөньяви юнәлештәге тренинг-лекцияләр имамнар өчен дә кызыклы һәм файдалы. Ораторлык осталыгы буенча үткәрелгән дәресләр аларга бигрәк тә ошады. Имамнар вәгазьләрне оста, кешенең күңеленә үтеп керерлек итеп сөйли белергә тиеш. Ничек итеп тамакны җылытырга, авазларны дөрес әйтергә, сулыш алырга, нинди урыннарга басым ясарга кирәклеген Фәнис Җиһанша өйрәтте. Дикция өчен махсус күнегүләр дә күрсәтте. Заманча телдә фандрайзинг дип аталган эшчәнлек белән танышу да алар өчен файдалы булырга тиеш. Үзегез беләсез, мәчетне тоту өчен дәүләттән акча килми. Утка, суга, газга сәдака акчасы белән түлиләр, мәчеткә ремонты, башкасы да кирәк дигәндәй, имамнарга күпмедер күләмдә менеджер да булырга туры килә. Мәхәлләләр төрле проектлар булдырып, аларны тормышка ашыру өчен читтән акча җәлеп итү турында да уйлана. Максатларына ирешү өчен бизнес-тренер аларга үтемле киңәшләрен бирде дип уйлыйм, - диде ул «ШК»га.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading