Бүген Казанда беренче кар яуды.
“Гадәттә, 30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Казанда температура нольдән түбән төшә башлый. Әмма җиргә кар ятмый. Кагыйдә буларак, 18-21 ноябрьдә генә җирне кар каплый. Әлбәттә, бүген яуган кар эреп бетәчәк”, - ди профессор, география фәннәре докторы, КФУның метерология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.
Дүшәмбедән Казанда һава температурасы түбән булачак. Һава торышы салкын булыр дип көтелә. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар