Ростуризм Италия, Иран һәм Көньяк Кореяга юлламалар сатуны туктатырга тәкъдим иткән
Ростуризм туроператорларга һәм турагентлыкларга, коронавирусны йоктыру очраклары күбәеп киткәнлектән, Италия, Иран һәм Көньяк Кореяга юлламалар сатуны туктатырга тәкъдим иткән.
Хәбәр иткәнебезчә, коронавирус таралуның эпиүзәге булып Италия дә тора. Анда 231 кешенең авыру йоктыруы билгеле. Анда барырга теләүче туристларның саны да кискен кимегән.
Ерак Көнчыгыштагы Россия балыкчылары да коронавирус аркасында зыян күрә. Минтай һәм сельдь балыгын Кытайның балык эшкәртү заводына тапшыра алмый алар. Завод әлеге чир аркасында эштән туктаган. Үзебезнекеләр дә аның кадәр балыкны эшкәртергә өлгерми ди. Моның өстенә балык бәясе дә төшкән.
Комментарийлар
0
0
Әлегә шуларга, бигрәк куркыныч...
0
0