Кафе-рестораннар төнлә дә эшләячәк?!
Татарстанда эпидемиологик вазгыятьнең билгеле бер күрсәткечләренә ирешү аркасында, җәмәгать туклануы оешмаларының төнге эшенә бәйле чикләүләр бетерелде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанда эпидемиологик вазгыятьнең билгеле бер күрсәткечләренә ирешү аркасында, җәмәгать туклануы оешмаларының төнге эшенә бәйле чикләүләр бетерелде.
«2022 елның сигезенче атнасыннан башлап, авыручылар саны атна саен уртача 30 процентка кимеп бара. Вирус таралу коэффициенты 0,7гә тигез. Республикада олы яшьтәге кешеләрнең 81,7 проценты, 60 яшьтән өлкәнрәкләрнең 76,6 проценты вакцинация узды», — дип хәбәр иттеләр Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә.
Моннан тыш, соңгы 7 көн эчендә коронавируска ПЦР-тест 100 мең кешегә 310 тест (норматив күрсәткеч — 300) дәрәҗәсендә саклана.
Татарстанда грипп белән авыру очраклары агымдагы елның алтынчы атнасыннан бирле теркәлә, кискен респиратор вирус инфекцияләре эпидемиологик чиктән 50 процентка түбән.
Татарстан буенча Роспотребнадзорның матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, республикада битлек режимы саклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 1,7 мең гектарда урман торгызу эшләре башкарылган
-
#Җәмгыять
Сөю белән генә тук булмассың
-
#Киңәш сандыгы
Туңдырманы ничек дөрес сайларга?
-
#Кыскача яңалыклар
Новосибирск өлкәсе көрәш федерациясе президенты Илдар Юнысов вафат булган
-
#Киңәш сандыгы
Кыяр үстерүчеләр нинди 6 хата җибәрә?
Комментарийлар