Татарстан хакимияте айлык социаль түләүләрне индексацияләде һәм аның күләме якындагы өч елга билгеләнде.
"2024-2026 елларга айлык акчалата түләүләрнең башка төрләре турында"гы карарны республиканың премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
“Татарстан канунының 4-8 маддәләрендә каралган ай саен акчалата түләүләрнең башка төрләрен индексацияләү коэффициентларын түбәндәге күләмдә билгеләргә: 2024 елның 1 гыйнварыннан - 1,04, 2025 елның 1 гыйнварыннан - 1,04, 2026 елның 1 гыйнварыннан - 1,04 ", - диелә министрлар кабинеты карарында.
Документта айлык түләүләр күләме түбәндәгечә билгеләнгән.
Хезмәт ветераннарына һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән затларга ай саен 2024 елда – 605, 2025 елда – 630, 2026 елда 656 сум түләнәчәк.
СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән Бөек Ватан сугышы елларындагы тыл хезмәтчәннәре, шулай ук реабилитацияләнгән гражданнарга 2024 елда 902 сум, 2025 елда 939 сум һәм 2026 елда 977 сум түләячәкләр.
Сәяси репрессия корбаннарына түләү 2024 елда аена 757 сум, 2025 елда 788 сум һәм 2026 елда 820 сум тәшкил итәчәк.
Тәрбиягә бала алган гаиләләрдәге ятим балаларга ай саен түләнә торган түләү күләме мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 2024 елда – 10 740, 2025 елда – 11 170, 2026 елда 11 716 сум, ә мәктәп укучылары өчен: 2024 елда – 12 384, 2025 елда – 12 880, 2026 елда 13 396 сум.
Ятим балаларга һәм күп балалы гаиләләрдәге балаларга юл йөрүгә субсидияләр 2024 елда аена 369 сум, 2025 елда - 384 сум һәм 2026 елда - 400 сум күләмендә билгеләнгән.
Күп балалы гаиләләрдә 6 яшьтән кечерәк булган балаларга дарулар сатып алуга субсидияләр 2024 елга аена 164 сум, 2025 елда 171 сум, ә 2026 елда 178 сум тәшкил итәчәк.
Пенсионерларга юл йөрү өчен 2024 елда ае саен – 605 сум, 2025 елда – 630, 2026 елда 656 сум түләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар