6 октябрьдә “112” бердәм коткару номеры буенча Мамадыш районы Вандовка бистәсе каршында, 1968 елда туган ир-атның югалуы турында хәбәр килеп ирешкән. Ул Әлмәт районы Илтән-Бута авылы кешесе икән.
Улының сүзләренә караганда, әтисе үзенең танышлары белән 5 октябрьдә автомобильгә утырып, балыкка киткән. Аның иптәшләре 5 октябрьдә якынча 17.00 сәгатьтә кире өйләренә кайтканнар, ә югалган ир аларны моторлы көймәсендә куып тотарга тиеш булган, әмма ир-ат тиешле урынга килмәгән. Югалучының машинасы яр буенда калган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Чистай бүлекчәсе хезмәткәрләре Мамадыш районының Коры Бүрсет авылы янында югалган ир-атның көймәсен тапканнар, ул Мамадыш районы полиция хезмәткәрләренә тикшерү-оператив гамәлләр уздыру өчен тапшырылган.
Коткаручылар Кама елгасының уң һәм сул яр сызыгын, шулай ук 35,1 кв.км мәйданда акватория өслеген визуаль карап чыкканнар. Эзләүләр әлегә тиешле нәтиҗә бирмәгән. Иртәгә коткаручылар эшләрен дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр безгә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар