Казан буенча Эчке эшләр идарәсе башлыгы суворовчылар белән онлайн-дәрес үткәрде
Казанның полиция хезмәткәрләре суворовчыларны мошенниклыкка каршы торырга өйрәтте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Казанның полиция хезмәткәрләре суворовчыларны мошенниклыкка каршы торырга өйрәтте.
Дәрес тәмамлангач, РФ Эчке эшләр министрлыгы идарәсе башлыгы суворовчыларны Эчке эшләр министрлыгы югары уку йортын тәмамлаганнан соң, полициягә эшкә чакырды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Идарәсе башлыгы Александр Мищихин Алабуганың уку йортларында белем алучы суворовчылар белән «IT-технологияләр кулланып кылынган җинаятьләрне ачу һәм тикшерү» темасына онлайн дәрес үткәрде. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте башлыгы Рафаэль Сәгъдиев хәбәр итте.
Суворовчыларга хәзерге мошенникларның нинди хәйләләр куллануы һәм аларга эләкмәс өчен нишләргә кирәклеге турында сөйләделәр.
"Узган атнада гына да мошенник аркасында казанлылар 15 млн. сум тирәсе югалтты", - дип белдерде Мищихин. Мошенниклар тарафыннан кулланылучы схемалар турында сөйләде.
Моннан тыш, дәрес вакытында "Туганың бәлагә юлыккан" мәсьәләсе күтәрелде. Мищихин бу схемаларны кулланучы җинаятьчеләрне ачыклаулары һәм аларны кулга алулары турында сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
Биектау районында янгын: “Ярый әле үзебез өйдә булмаганбыз, гаиләбез белән үлә идек...”
-
#Шоу-бизнес
Марат Шәйбәков: “Быел менә беренче мәртәбә без аерым... Кем уйлаган бит”
-
#Язмалар
“Безнең гаилә туган көнен бөтен ил халкы бәйрәм итә”
-
#Җәмгыять
Татарстанда сайлауларга гаилә белән бару матур гадәткә әверелде. Бүләк тә отарга була
-
#Шоу-бизнес
Рөстәм Хәсәнов: “Туңдырма сатам. Чәкчәк, бавырсаклар да, тортлар да....”
Комментарийлар