Казан федераль университетында суперзаманча комплекс эшләтеп җибәрелгән. Әлеге масс-спектометр Россиядә иң камил аппарат булып санала.
Скопировать ссылку
Казан федераль университетында суперзаманча комплекс эшләтеп җибәрелгән. Әлеге масс-спектометр Россиядә иң камил аппарат булып санала.
Комплекс ярдәмендә тау токымнарының һәм минералларның яшен ачыклап була. Шулай ук табигый казылмаларның, нефть ятмаларының урынын билгеләргә мөмкин. Гаҗәеп акыллы аппарат киләчәктә климат нинди үзгәрешләр кичерәчәген дә күрсәтә икән.
Комментарийлар