Казанда 2019 елда Красноярскида узачак XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиада уты эстафетасы узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Красноярск крае губернаторы Александр Усс һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Скопировать ссылку

Универсиада утын Татарстан башкаласының үзәк урамнарыннан 24 факелчы алып барды, алар арасында иҗтимагый эшмәкәрләр, спорт, мәгариф активистлары һәм яшьләр бар иде.
Бөтендөнья студентлары уеннары утын йөртүчеләр Универсиаданың төп символын Казанның төп урамнары буйлап уздырды. Эстафета Казан федераль университетының төп бинасы янында тәмамланды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Красноярск Казанның эшен дәвам итәчәк. Ул бу фикерне Красноярскида кышкы Универсиадага әзерлек мәсьәләләре буенча узган киңәшмәдә әйтте.
– Без бу шәһәрдәге коллегалар белән эшлибез һәм әлегә проблема юк. Спорт объектларын төзегәндә кыенлыклар килеп чыгуы аңлашыла, әмма без аларны җиңеп чыгачакбыз. Красноярск Казанның эшен дәвам итәчәк, – диде республика башлыгы.
Комментарийлар