Шәһри Казан

Казан мэры билгеле булды

Казан шәһәренең 3 нче чакырылыш Думасының 1 нче сессиясендә, яшерен тавыш бирү юлы белән, Казан мэры сайланды.

Илсур Метшин өчен 46 депутатның 40ы тавыш бирсә, Р.Билгилдиева белән А.Серов өчәр тавышка ия булды.
Искәртеп үтәбез: "Бердәм Россия" фракциясе Илсур Метшинны, "Гадел Россия" партиясе фракция җитәкчесе Рушания Билгилдиеваны, КПРФ фракция җитәкчесе Алексей Серовны шушы вазифага тәкъдим иткән иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: